«Татарстан» радиосы тыңлаучыларны язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның «Таллыкүлдә былбыл бар» әсәре буенча эшләнгән өр-яңа радиоспектакль тыңларга чакыра. Дүрт сериядән торган радиоспектакль прмьерасын 15 декабрьдә 11:10, 13:10, 15:10, 16:10 сәгатьләрдә тыңлап була. Бу хакта «Татар-информ»га журналист Раил Садретдинов хәбәр итә.
Радиоспектакльдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрыннан Татарстанның халык, Россиянең атказанган артистлары Дания Нуруллина, Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның атказанган артистлары Ирек Хафизов, Гөлчәчәк Хафизова, Резедә Сәлахова, Артем Пискунов, актриса Алинә Мөдәррисова һәм «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре башкара.
Алга таба тагын бер премьера көтелә. Язучы һәм журналист Хәниф Хөснуллинның «Киржаклар иле» әсәре буенча яңа радиоспектакль 29 декабрьдә Яңа ел күчтәнәче булып радиотыңлаучыларга ирешәчәк.
Моңа кадәр быел «Татарстан» радиосында комиссия ярдәме белән язучы Вакыйф Нуруллинның «Шинельсез солдатлар», Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» әсәрләре буенча яңа радиоспектакльләр эшләнде. Радиоспектакль Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнде.