1000 сумлык банкнота символы өчен тавыш бирүдә «Метеор» су асты тизйөрешле теплоход җиңде. Беренче каналның туры эфирында тавыш бирү нәтиҗәләрен Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина тәкъдим итте.
Шул ук вакытта Казан белән бәйле ике символ шулай ук иң күп тавыш җыйган бишлеккә эләккән һәм нәтиҗәдә 1000 сумлык банкнотага эләгергә мөмкиннәр. Алар - Игенчеләр сарае (2 урында) һәм Казан федераль университетының төп корпусы (5 урын).
Өченче урында – Идел аша Саратов автомобиль күпере, дүртенчедә — Уфада Салават Юлаев һәйкәле.
«Хәзер эш безнең рәссамнарда, аларга зер булмаган банкнотага символлар язарга туры киләчәк. Бу үзенчәлекле сәнгать, өстәвенә символлар саклану билгеләре белән булырга тиеш», — дип белдерде Нәбиуллина.
«Нәтиҗәдә бу банкнотага ничә символ эләгәчәк, аларның кайсысы беренче планны биләячәк, ә кайсылары икенче планга куелыр, боларның барысын да профессионаллар — Россия Банкы һәм Дәүләт билгесе рәссамнары хәл итәчәк. Аларның бурычы – кешеләр тавыш бирүдә өстенлек биргән символлардан гармонияле композиция булдыру. Ахыргы сүзне Россия банкы Директорлары советы әйтәчәк», - дип йомгаклады Үзәк Банк җитәкчесе.