Добавить новость

Курская детская школа искусств стала лучшей в России

В Белоруссии военнослужащие стали использовать аналог Starlink

Суд признал законным штраф Ивлеевой за дискредитацию ВС России

Российского депутата обвинили в попавшем на видео пьяном дебоше в подъезде



World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Милли мультfest» дүртенче республика балалар кинофестивале җиңүчеләре игълан ителде

«Милли мультfest» дүртенче республика балалар кинофестивале җиңүчеләре игълан ителде. «Лауреатларны «Мир» кинотеатрында бүләкләделәр», дип хәбәр итә оештыручылар һәм тантанада катнашучыларның чыгышлары турында мәгълүмат белән бүлешәләр.

«Күрегез, балалар кул астындагы гади әйберләрдән мультфильмнар ясыйлар. Әгәр дә без аларда яшьтән үк сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли башламасак - безнең киләчәгебез юк. «Милли мультfest» - дүрт ел элек Марат Готыф улы Әхмәтов, Рамил Чыңгыз улы Төхвәтуллин һәм Роза Шәйхәйдәр кызы Әхмәдиева башлап җибәргән чишмә ул», – дип бүләкләү тантанасын ачып җибәргән кинофестивальнең башкарма директоры, «Татаркино» дәүләт учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова.

«Беренче фестиваль белән чагыштырганда, зур үзгәрешләр күренә: сез үсәсез, үсәсез – бу сизелә», - ди белдергән Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов балаларны сәламләп.

«Кемдер биредә үзенең тормыш юлын табачак, ә кем өчендер бу онытылмас балачак хәтирәсе булып күңелендә уелып калачак. Татарстан Республикасында татар телен саклау буенча проектлар күп, әмма «Милли мультфест» аерым әһәмияткә ия. Киләсе елда фестиваль юбилейлы булачак, без аны шулай ук хуплаячакбыз һәм масштаблы итеп уздырачакбыз. Балаларга, ата-аналарга, укытучыларга татар телен саклаганыгыз, кечкенәдән татар теленә мәхәббәт салганыгыз өчен рәхмәт», - дигән ул чыгышында.

Татарстан Республикасының халык артисты, Россия Федерациясенең атказанган артисты Рамил Төхвәтуллин фестивальнең яшь катнашучыларына иҗат юлыннан тайпылмыйча атлаулары, әти–әниләргә күркәм сабырлык һәм балаларга теләктәшлек күрсәтеп торуын теләгән.

«Психологик-педагогика күзлегеннән караганда, заманча тикшеренүләр балаларда вак моториканы һәм иҗади фикерләүне үстерүнең никадәр мөһим булуын күрсәтә. «Милли мультfest» моның өчен уникаль мөмкинлекләр бирә. «Милли мультfest» – ул фестиваль генә түгел, ә булачак профессионалларның үсеш платформасы. Без бергәләп мәдәниятебезнең киләчәген булдырабыз!»,- дип ассызыклаган Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева.

Бүләкләү тантанасы «Татармультфильм» анимация студиясенең баш режиссеры Сергей Киатров, «ДАЛИНА графикс» Әлмәт студиясе директоры һәм супервайзеры Айнур Дәүләтов, ТР атказанган артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Ирек Хафизов составында эксперт жюри әгъзалары катнашында узган. Жюри рәисе булып режиссер, сценарист, рәссам-куючы, аниматор, анимацион курчаклар ясаучы рәссам, укытучы Игорь Хилов та чыгыш ясаган. Шулай ук, Россиядә курчак анимациясе тарихы темасына балалар өчен мастер-класс үткәргән.

Быел фестиваль шорт-листына 17 эш кергән. Һәр номинациядә призлы урыннар билгеләнде, шулай ук махсус призлар тапшырылды:

«Татар телендә анимацион фильмнар» (балалар бакчалары):

1 урын - «Бүре баласы югалган», Чаллы шәһәренең 17 нче «Урман әкияте» балалар бакчасының «Кояшкай» төркеме;

2 урын - «Бал шифасы», Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы» коллективы»;

3 урын - «Алдынгылар сәяхәте», Чаллы шәһәренең «Бэлэкэч»104 нче балалар бакчасының «Бәләкәч» балалар мультипликациясе студиясе;

«Татармультфильм» студиясеннән махсус бүләк - «Гаилә нуры», Чаллы шәһәре, «Шаянкай» 4 нче катнаш төрдәге муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, «Яшь талантлар» балалар мультипликациясе студиясе.

«Тәрбиячеләр һәм балаларның уртак иҗади эше өчен» диплом - Һади Такташның «Тәүфыйклы песи» әсәренә ияреп..., Чаллы шәһәрнең «Зәңгәр чәчәк» 6 нчы балалар бакчасының «Шаянкай» балалар мультипликациясе студиясе;

«Мультфильмда балаларны өйрәтү алымнары кулланган өчен» «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесеннән махсус бүләк - «Авазчыклар патшалыгы», Чаллы шәһәренең 55 нче «Шаянкай» балалар бакчасының «Шаянкай - ТV» балалар мультипликациясе студиясе.

«Татар телендә анимацион фильмнар» (мәктәпләр, студияләр):

1 урын - «Шүрәле», Әлмәт шәһәренең «А1002 анимация мәктәбе» цифрлы иҗат академиясе;

2 урын - «Батыр кәҗә», Балык Бистәсе районы Балалар иҗат үзәгенең «Чәк-Чәк» балалар анимацион студиясе;

3 урын - «Бишек җыры», Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы базасында Креатив индустрияләр мәктәбе;

«Катлаулы технологиядә курчак киносы ясаган өчен» Игорь Хиловның махсус бүләге - «Сөембикә», Әлмәт шәһәренең «А1002 анимация мәктәбе» цифрлы иҗат академиясе.

«Балалар өчен татар телендә кыска метражлы фильмнар» (балалар бакчалары):

1 урын - «Серле сандык», Казан шәһәре Совет районының 162 нче балалар бакчасы;

2 урын - «Җиңеп кайттым...», Чаллы шәһәренең «Лилия» 94 нче балалар бакчасы;

3 урын – «Игенченең тырышлыгы кырларыннан күренә», Балтач районының «Тургай» Норма балалар бакчасының «Тургай–медиа» коллективы.

«Балалар өчен татар телендә кыска метражлы фильмнар» (мәктәпләр, студияләр):

1 урын – «Кадерле бүләк», Арча шәһәре Укучылар сараеның «Нур» балалар телестудиясе;

2 урын – «Сихри дәфтәр», Арча районының 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбенең «Балачак ТВ» балалар интернет-телевидениесе;

3 урын - «Әлифбаны мирас итеп», Арча шәһәре Укучылар сараеның «Нур» балалар телестудиясе;

«Иҗади төркемнең күмәк эше өчен» диплом - «Яңа ел әкияте 2», Сарман районы, Җәлил бистәсенең 1нче мәктәбенең «ДеТVора» балалар телестудиясе, шулай ук, Казан дәүләт мәдәният институтыннан махсус бүләк.

  • Кинофестивальне гамәлгә куючылар: Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Казан дәүләт мәдәният институты» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү мәгариф учреждениесе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» ААҖ, оештыручысы – «Татаркино» Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Еще 2 новые машины получит станция скорой помощи в Подольске до конца года

В Екатеринбурге мужчина попытался поджечь военкомат «коктейлями Молотова»

Пьяная женщина за рулём Porsche угробила ребёнка: Камера показала странное на последних секундах смертельной аварии в Новой Москве

Часовые предприятия советской эпохи

Музыкальные новости

Выставка произведений из Музея изобразительных искусств Карелии пройдет в Москве

Концерт «Времена года» Антонио Вивальди прозвучит в Эрмитаже

FSNN: Башар Асад приказывал охранять базы России в Сирии

В Москве завершился федеральный проект «Классика: история и современность»

Новости России

Еще 2 новые машины получит станция скорой помощи в Подольске до конца года

Красота православных храмов (#512)

Решение принято на заседании Генерального совета по итогам XXII Съезда партии

В Москве завершился XXII Съезд Партии «Единая Россия»

Экология в России и мире

«Щелкунчик» в планетарии – симфоническая сказка под звездным небом

Концерт «Времена года» Антонио Вивальди прозвучит в Эрмитаже

Termit представил амбассадоров бренда

«Смотришь при муже — слюнки текут»: актер из Костромы снова взбудоражил поклонниц

Спорт в России и мире

Арина Соболенко получила награду WTA за преданность делу и продвижение женского тенниса

Блинкова обыграла Росе и вышла во второй круг турнира WTA в Лиможе

Блинкова разгромно проиграла Лепченко на турнире в Лиможе

Соболенко выиграла награду WTA за продвижение женского тенниса

Moscow.media

Потусторонний Крым

BelkaCar и МТС Premium увеличили кэшбэк на поездки в приложении каршеринга

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: 5,8 тыс. семей Московского региона направлены выплаты из материнского капитала

Утвержден обвинительный акт в отношении жителя Санкт-Петербурга обвиняемого в контрабанде в Литовскую Республику культурных ценностей – черепа вымершего животного











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Shot: Количество любителей шрамирования в Москве выросло на 20 процентов за год

В Москве завершился XXII Съезд Партии «Единая Россия»

Еще 2 новые машины получит станция скорой помощи в Подольске до конца года

Вучич заявил, что уже договорился с Фицо поехать в Москву на парад Победы 9 мая