5 декабрьдә 14.00 сәгатьтә Казан шәһәре Совет районының 95нче табигый-фәнни лицей базасында «Телне өйрәнүнең нәтиҗәле алымнары» семинарлар циклы кысаларында икетеллелек шартларында балаларның уку күнекмәләрен бәяләүгә һәм әлеге күнекмәләрне формалаштыру методикаларына багышланган чара була.
«Семинарда спикер буларак филология фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков, филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының Чаллы институты доценты Айгөл Ханова, филология фәннәре кандидаты, Ройял Холлоуэй университетының постдокторы Анастасия Лопухина (Лондон) чыгыш ясаячак», - дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Төп максат – балалар бакчалары тәрбиячеләрен һәм татар теле укытучыларын туган телне укытуның заманча, нәтиҗәле алымнары белән таныштыру, диелә хәбәрдә.
Бу елның беренче семинары гыйнвар аенда булды. Татар теле укытучылары, тәрбиячеләре һәм методистларына телне өйрәтүнең нәтиҗәле алымнары турында Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты, «Полиглот» интеллектуаль реалити-шоу авторы һәм алып баручысы Дмитрий Петров сөйләде. Апрельдә узган икенче чарада филолог, тәрҗемәче, полиглот, филология фәннәре докторы Россия фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең күпфакторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе мөдире Алексей Арзамазов чыгыш ясады.
Өченче чара октябрьдә узды, ул регионнар тәҗрибәсенә багышланган иде. Семинарда спикер буларак филология фәннәре кандидаты, Кузебай Герд исемендәге Удмурт дәүләт милли гимназиясе директоры Татьяна Волкова (Ижевск), Саха Республикасы лицей-интернаты директоры, физика һәм математика фәннәре докторы, Михаил Алексеев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Иван Шамаев (Якутск) һәм башлангыч мәктәп өчен чуваш теле дәреслеге авторларының берсе, «Хавал» чуваш инициатив төркеменең координаторы Александр Блинов (Чабаксар) чыгыш ясады.
Чараны Казан мэриясе һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән уздыра.