Минзәләдә яшәп иҗат итүче яшь шагыйрә Гөлназ Әхмәтшинаның шигырьләр җыентыгы чыкты. Авторның «Умырзая – урман кызы» җыентыгында төрле елларда татар телендә иҗат ителгән лирик-фәлсәфи шигырьләре урын алган. Бу хакта «Минзәлә-информ» сайтында Дифиза Нуриева яза.
Гөлназ Әхмәтшина (Вәлиева) Минзәлә кызы. Ул «Минзәлә» район газетасы каршында эшләп килүче «Сибелә чәчәк» әдәби берләшмәсенең яшь һәм актив әгъзалының берсе. Татар һәм рус телләрендә иркен иҗат итә.
Гөлназның шигырьләре даими рәвештә социаль челтәрләрдә һәм район газетасы битләрендә басылып килә.
Күптән түгел яшь шагыйрә Яр Чаллыда үзенең «Умырзая – урман кызы» җыентыгын бастырып чыгарды. Шулай ук Гөлназ киләчәктә рус телендә язылган шигырьләр җыентыгын да чыгарырга исәпли.
Фото: © https://menzela.ru/