Казан университетында татар теле һәм әдәбияты бүлеге оешуга (татфак) 80 ел булу уңаеннан, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында шәмаилләр һәм гарәп каллиграфиясе белән башкарылган сәнгать әсәрләре күргәзмәсе ачылды. Аларны төрле елларда татар бүлеген тәмамлаган рәссамнар ясаган.
«Татар бүлегендә укыган шәхесләр төрле өлкәләрдә үз урыннарын тапкан. Алар катнашында ноябрь азагына кадәр төрле бәйрәм чаралары, очрашулар узачак», – диде Казан Федераль университетның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов күргәзмә ачылышында. «1944 елдан бирле безнең факультет иң кирәкле белгечләрне әзерли. Быел ноябрь ае безнең өчен аеруча үзәнчелекле ай. Бүлек юбилеебыздан тыш, без әле быел университетыбызның 220 еллыгын да билгеләп үтәбез», - диде ул.
Күргәзмәдә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, каллиграфия остасы Нәҗип Нәккашның шәмаилләре һәм каллиграфик әсәрләре тәкъдим ителде. Ул үзенең студент елларыннан хатирәләр белән уртаклашты.
«Шушы атаклы университетка укырга керү, безнең өчен, авылдан килгән егетләр өчен зур шатлык, бәхет иде. Монда атаклы зур укытучылар, профессорлар, фән докторлары... Менә шундый зур бәхет елмайды миңа. Мин гомер буе үзебезнең борынгы бабайлар белгән гарәп язуын өйрәнергә хыяллана идем. Лена Кәлимулловна Таҗиева безгә биш ел буе гарәп телен өйрәтте, кураторыбыз булды. Безне балалар караган шикелле карап йөрде, хәтта тулай торакка да килеп, карап, сөйләшеп йөри иде. Экскурсияләргә алып барды. Шундый көчле гарәп теле укытучысы булды ул, гарәп теле миңа бүген дә ярдәм итә», - ди Нәҗип Нәккаш.
Рөстәм Шәмсутов – рәссам, сәнгать белеме кандидаты, Баки Урманче премиясе лауреаты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының өлкән укытучысы булып эшли. Ул татар бүлегенә ни өчен керүе хакында сөйләде.
«Бездә Голландия белән студентлар алмашу программасы булды. Анда баргач, алар сорый иде: «Ду ю спик инглиш?» - «Ноу». «Шпрехен зи дойч?» - «Ноу». «Франсе?» - «Ноу»... Очрашулар узды, хәзер китәргә кирәк, хуҗага «ачкыч өстәлдә» дип әйтергә кирәк. Кинәт татар теле искә төште. «Ачкыч өстәлдә», дим - үзем дә гаҗәпләндем хәтергә татар сүзе килгәнгә», - диде ул. Аннан соң Рөстәм Шәмсутов, татар телен өйрәнү өчен, татар теле бүлегенә укырга керә.
Каллиграф Әлфия Исхакова үзендә татар сәнгатенә булган мәхәббәт Нәҗип Нәккаш әсәрләре тәэсирендә туганын әйтте. «Үземне бик бәхетле кеше дип саныйм, чөнки шундый олуг шәхестән дәресләр алу бәхетенә ирештем. Студентларга шуны әйтәсем килә: сез татар теле укытучылары гына түгел, сез – алдагы көннәрдә татар халкының күңелен формалаштырырга тиешле шәхесләр. Галимнәр әйткәнчә, милләт булып яшәр өчен биш әйбер кирәк: дин, тарих, мәдәният, гореф-гадәтләр һәм тел», - диде ул, студентларга мөрәҗәгать итеп.
Татарстанның Рәсем сәнгате музееның директоры Розалия Нургалиева каллиграфиягә һәм татар мәдәниятенә багышланган күргәзмәләр бик популяр икәнен сөйләде. Күргәзмәгә килгән икенче курс студенты Ихтыяр Кыямов татар теле бүлеген шундый мәшһүр шәхесләр тәмамлавына горурлануын әйтте. «Мин татфакта мәшһүр шәхесләр тәмамлавын белә идем, ә менә Нәҗип Нәккаш тәмамлаганын белми идем. Күргәзмә университетыбызның киңкырлы талантлар үстерүдәге дәлиле булып тора», - диде ул.
Татар бүлегенең юбилей чаралары ноябрь азагына кадәр дәвам итәчәк, күргәзмә дә шул вакытка кадәр эшли. Чараларда университет мөгаллимнәре, студентлары, татар телен тәмамлаган күренекле шәхесләр катнашачак. Бу күргәзмә һәм анда тәкъдим ителгән хезмәтләр татар теле һәм әдәбияты бүлегенең 80 еллык бай тарихын һәм бүгенге көндә иҗади өлкәдәге уңышлы шәхесләренең тугры хезмәтен тагын бер кат ассызыклый. Әлеге вакыйгалар университетның үткәнен искә алу, бүгенге казанышларын күрсәтү һәм киләчәккә яңа максатлар билгеләү өчен зур әһәмияткә ия булыр дип көтелә.