10 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда алты тәбәнәк күперне һәм автомобиль юлларының өч участогын су баскан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Узган тәүлектә Тойма, Мишә һәм Чишмә елгаларында су 1-86 сантиметрга күтәрелгән.
Гөбенә елгасында су биеклеге күтәрелү нәтиҗәсендә су тугайга ташып чыга башлаган, тугайны 3 сантиметр тирәнлектә су баскан.
Кече Чирмешән елгасында суның тугайга ташып чыгуы дәвам итә, тугай 56 сантиметр тирәнлектә су астында калган.
Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары боздан арына.