Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлки районының яшь фермеры 3 мең баш каз бәбкәсе сатып алган

Әлки районының Чуваш Борнае авылында яшәүче Юрий Ензаев 3 мең баш «Линда» токымлы каз бәбкәләре алып кайтты. Бу турыда «Әлки хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

«Мин икенче ел инде шул токымдагы казларны үстерәм. Аларның мамыгы да зур. Ите дә тәмле була. Хәзер бәбкәләр үзләре өчен махсус төзелгән бинада үсә. Мин аларны махсус катнаш азык белән сыйлыйм. Бәбкәләр рационына коры сөт һәм яшел үләнне дә өстим», - диде Юрий Владимирович.Узган ел фермер 2300 баш каз үстергән булган. Быел аларның санын арттырырга уйлаган.

Бәбкәләрне үстерүдә аңа хатыны Людмила ярдәм итә. Яшь гаиләнең өч баласы бар, аларга – 7, 5,3 яшь. Людмила шулай ук бухгалтерия эшен дә алып бара икән. Фермер ярдәмгә тагын бер кеше алган.

«Безнең каз түшләрен ярминкәләрдә әйбәт сатып алалар. Бигрәк тә ысланган казлар тиз сатыла. Каз түшкәләре алай зур түгел, шуңа да, бәлки, тиз алып бетерәләрдер. Ә инде мамыгын, каурыйларын бездән күмәртәләп сатып алалар. Алардан мендәр, курткалар тегәләр икән», - дип уртаклаша безнең белән фермер.

Юрий Ензаев хуҗалыгында тәвә кошлары да асрый башлаган. Зур кошлар беренче йомыркаларын салып хуҗаларын сөендергән икән инде. Тәвә кошларыбыз яшь бит әле. Йомырка салуларын шулай тиз булыр дип көтмәгән дә идек. Йомыркаларын өйдәге инкубаторга куеп бәбкә чыгарырга җыенабыз. Уебыз – тәвәләрнең санын арттыру. Ата кошка Василий дип исем куштык, ә менә анасы әлегә исемсез», - ди Юрий Ензаев.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus