Добавить новость

Особенные дети из Курска и ЛНР станут участниками фестиваля «Золотая Осень»

Небольшой дождь и до 23 градусов тепла ожидаются в городе 27 сентября

В Подмосковье зарегистрировали более 650 самоходных машин за неделю

Убитую в Балаково бизнес-леди могли унизить, заставив копать яму для себя



World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

90 яшьлек укытучы: Укыганда орышкан идем, үпкә сакламагансың — «Ватаным Татарстан»

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Гөлсинә Хәбибуллина). Әнисе ягыннан да, әтисе ягыннан да бик зыялы нәселдән ул. Бу нәселдә бар да укымышлы, бар да намазлы, акчасы булганнары барысы да хаҗга бара. Балтач районының Норма авылында гомер кичерүче, шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Мөнҗия апа Гарипова турында сорашкач, авыл тарихын өйрәнгән Гөлсем апа Миңнебаева шулай диде.

— Бабасы Мөхәммәтшәриф 37 ел, әтисе Мөхәммәтгариф 47 елавылыбызда имам булып торган. Элекке чорда ук ике буын бабалары хаҗ гамәле кылган. Мөнҗия апа үзе дә авылыбызның бик хөрмәтле кешесе. 39 ел Балтач мәктәбендә математика укытып, 1994 елда лаеклы ялга чыкты, әнә шуннан бирле быелга кадәр олысына-кечесенә башлангыч дини белем бирде. Ягылмаган спортзалда, көрәш маталары өстендә башлаган иде, уңайлы мәдрәсәдә дәвам итте. Пандемия дип кенә туктады. Дүрт тапкыр хаҗ гамәле кылды, — ди Гөлсем апа.

Тугыз дистәсе тулса да, Мөнҗия апаны өйдә туры китерүе шактый кыен булып чыкты. Телефон номерын биргәндә үк, өендә туры китерә алмасаң, Норма мәчетенә бар диделәр. Ә мин аны, эзли торгач, Балтач үзәк мәчетендәге имамнар, абыстайлар җыелышыннан таптым. Туры килүен күр: биредә аның турында бик матур итеп сөйләп, юбилее белән котлауның шаһите булдым (аңа кадәр әле район, авыл җитәкчеләре, мәгариф системасыннан килеп тә тәбрикләгән булганнар).

Үткән гасырның 50нче елларында авылда, районда югары белем алган санаулы кешеләрнең берсе Мөнҗия апа.

— Авылда башлангыч мәктәп кенә иде, күтәртмәле чабата белән Балтачка йөреп укыдым. Аннан пединститутка укырга кердем. Аны тәмамлагач, Балтач мәктәбенә математика укытучысы итеп билгеләделәр. Тагын күп еллар шул юлны җәяүләп йөреп укыттым. Буранмы, яңгырмы, бер дәресемне калдырмадым. Әле бит эшкә кайткан елдан алып, пенсиягә киткәнче сыйныф җитәкчесе дә булдым. Шуңа күрә тәрбия сәгатенә үк соңга калмаска дип тырыша идем, дип сөйли үзе.

Норма-Балтач арасын, әле лаеклы ялга чыккач та, инде бу юлы дини белем алырга дип, күп тапкырлар урый ул. Кайда җәяү, кайда очраган танышларына утырып дигәндәй, Басыйр хәзрәткә йөреп, белем ала, беренчеләрдән булып дини мәдрәсә тәмамлый. Һәм егерме елга якын үзе белгәннәрне башкаларга да бик теләп өйрәтә (бушлай, бер тиенсезгә).

60 елга якын гомерен белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Мөнҗия апа белән укучылары турында сөйләшәбез:

–Укытканда төрле вакыт булгандыр инде. Бик таләпчән идем. Әмма гадел булырга тырыштым. Шуңадырмы, укучыларым бер дә онытмый. Бик хөрмәт итәләр. Әле дә юлда танып туктап утырталар. Шундый бер укучыма: «Мәктәптә укыганда шактый орышкан идем бит, үпкә сакламагансың, гел утыртасың», — дигән идем, «И-и, апа, сез бит тикмәгә орышмый идегез», — диде. Араларында зур дәрәҗәләргә ирешкән кешеләр дә байтак. Укучыларымның уңышларына бик сөенәм. Яшь чакта үзебез дә бик актив булдык, бөтен чараларда катнаштык. Элекке хезмәттәшем Мәдинә үзенең китабын: «Иң оста җырчы һәм иң оста биючегә», — дип язып биргән иде.

Бүгенге көндә ялгыз гомер итсә дә, Мөнҗия апа мин ялгыз түгел, ди. Инде вафат булган туганнарының балалары бик тәрбияли, кадерли икән үзен. Хәер, ул әле башкаларга салынмаска, булдыра алганча үз көнен үзе күрергә тырыша. Социаль хезмәткәрдән баш тартуына да күпләр аптырый, 90 яшенә кадәр «сөбханаллаһ» дип сокланырлык дәрәҗәдәкамил акыллы, сау-сәламәт булуына гаҗәпсенеп, «Шушылай сакланып калуыгызның сере нидә?» — дип тә сорыйлар үзеннән. «Андыйларга мин сере бик гади: хәрәкәттә булуда дип җавап бирәм. Үземне белә-белгәннән гел хәрәкәттә бит мин», — ди ул.

…Менә шундый бәрәкәтле гомер. Дәвамлы булсын әле…

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Кавказский блогер снимает видео, в которых унижает и избивает русских бабушек

Reuters: Лидер «Хезболлы» Насралла остался жив после атаки Израиля на Бейрут

В Музее Победы прошла церемония награждения молодежной программы «Нахимовская ленточка»

Бывший вратарь "Краснодара" Сафонов не попадёт на сборы в Россию из-за долга по алиментам

Музыкальные новости

Чемпионат Центрального округа по летнему офицерскому троеборью завершился в Москве

Яна Рудковская, Ксения Собчак, Seville, Снежана Георгиева и другие гости светской презентации нового клипа Мота

Игорь Ларионов стал новым амбассадором Лошадиной силы

Подведены итоги конкурса «Мы верим твердо в героев спорта»

Новости России

Кавказский блогер снимает видео, в которых унижает и избивает русских бабушек

Михалков, цыгане и Дед Мороз. Как Мастроянни в СССР снимался

Рябков: Россия не может вести диалог по ДСНВ с США из-за враждебного курса

Президент Чада решил освободить задержанных в стране россиян

Экология в России и мире

Российская мода на «Текстильлегпром»

Яна Рудковская, Ксения Собчак, Seville, Снежана Георгиева и другие гости светской презентации нового клипа Мота

Желдорреммаш определил лучших работников локомотиворемонтных заводов 2024 года

Коллекция Nensi Dojaka весна-лето 2025

Спорт в России и мире

Ребекка Шрамкова обыграла Ангелину Калинину на старте турнира в Пекине

Александр Зверев снялся с турнира ATP-500 в Пекине

Кудерметова вышла в третий круг турнира WTA 1000 в Пекине

Эйсинг-777 // Марин Чилич стал самым низкорейтинговым чемпионом турнира АТР

Moscow.media

Проект «Райтек ДТГ» стал лучшим в ПФО

Интервью с вампиром

В «Деловых Линиях» рассказали о росте спроса на интеграционные решения более чем в 3 раза

Жизнь-штука полосатая...











Топ новостей на этот час

Rss.plus






В Тюмени изменят правила проезда в автобусах для детей до пяти лет

Свыше 150 школьников вошли в Детский Общественный совет Музея Победы

День святого Никиты. Что можно и что нельзя делать 28 сентября 2024 года

Рябков: Россия не может вести диалог по ДСНВ с США из-за враждебного курса