Другие новости Болгара и Татарстана на этот час

Казахстаннан татар чәкчәге рецепты

Камыр өчен ингредиентлар: 3 йомырка, 2,5 стакан он, 1 чәй калагы сода, 3 г тоз, 400 мл көнбагыш мае.

Ширбәт өчен: 4 аш калагы бал, 4 аш калагы су, 4 аш калагы шикәр комы.

Йомыркаларны күпертергә, бер чеметем тоз, уксус белән сүндерелгән сода өстәп болгатырга. Иләгән он өстәргә һәм камыр басарга. Камырны 20 минутка суыткычка куярга. Әзер камырны 3-4 өлешкә бүләргә һәм җәемнәр җәяргә. Һәр җәемне тигез тасмаларга бүләргә. Аннан ул тасмаларны токмач кискән формада телемләп кисәргә. Телемнәрне үсемлек маенда алтынсу төскә кергәнче кыздырырга.

Аннан ширбәт әзерләргә. Савытка су һәм шикәр комы салырга, әкрен утта шикәр комы эреп беткәнче болгатырга. Бал өстәргә һәм 5 минут кайнатырга.

Пешкән чәкчәкне табакка бушатып, өстенә ширбәт агызырга, әкрен генә болгатырга. Аннары чәкчәкне тау формасына кертеп, матур итеп өяргә.

Оксана Калиакперова татарларга чәкчәк пешерү осталыгы каян килгәнне дә сөйләп ала: «Татарларга чәкчәк пешерү осталыгы Болгар чорыннан килгән. Болгар ханы үзенең бердәнбер улын өйләндерергә карар кыла. Хан туй өстәлендә яңа, үзенчәлекле ризык булуын теләгән. Ул ризык җиңел әзерләнергә, бозылмаска һәм туклыклы булырга тиеш булган. Төп шарты — әлеге ризык Болгар халкы символына әйләнеп, һәр тантананы бизәп торырга тиеш, дигән. Нәтиҗәдә, мондый ризык итеп Болгар ханы чәкчәкне сайлап алган».

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Болгаре

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Татарстана
Экология в Татарстане
Спорт в Татарстане
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Болгаре и Татарстане

Rss.plus