Зәйнәб Фәрхетдинова концерты: тере тавыш, хит җырлар, махсус кунак һәм кода-кодагыйлар
Сүземне шуннан башлыйсым килә: тере тавышка җырлап, артист үзен бөтен асылы белән ачып салган концертны каравы рәхәт, бик рәхәт. Моның өчен Зәйнәб апага рәхмәт диясем килә. Кайбер концертларда шоп-шома яңгыраган җырларны тыңлап, ярты гомер үтә. «Мине алдарга маташалар, ахры» дигән уй башка шыплап кереп урнаша, җыр белән ләззәтләнү урынына, артистның микрофоны артыннан күзәтеп, шул ялганны «тотарга» тырышып утыра башлыйсың. Зәйнәб апа исә сәхнәдә яши, һәр җырын тавышының бөтен мөмкинлекләрен эшкә җигеп башкара. Энергиясе залдагы тамашачыга да төшеп җитә. «Әле кулда көч бар, тавыш та үз урынында. Фонограммалар кулланмыйча, үз тавышым белән җырлагач, күңел барыбер сәхнәгә тарта», – дип сөйләгән иде җырчы үзе дә «Интертат»ка бер әңгәмәсендә.
- Зәйнәб Фәрхетдинова: «Сәхнә безнең өчен һәрвакыт изге урын булды»
Соңгы елларда җырчы төрле экспериментларга бик җиңел бара: яшь башкаручылар белән дуэтлар яздырумы, яңа имидж, төрледән-төрле образлар булдыру дисеңме. Яшьрәк аудиторияне җәлеп итү, заман белән бер сулышта атлау өчен инде бу, сүз дә юк. Шуңа да карамастан, аның төп тамашачысы булып, иҗатының башлангыч чорында ук Зәйнәб Фәрхетдинова дип үлеп торган, бүген дә «Зәңгәр кыңгыраулар», «Авылым хатирәсе», «Талларым», «Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?» җырларын тыңлаганда эреп китүче буын кала. Залда 50 яшьтән өлкәнрәк абый-апалар да, яшьрәк парлар да, ак яулыклы әбиләр дә шәйләнә.
Концертның алып баручысы һәм режиссеры – Марсель Мәхмүтов. Соңгы вакытта, Марсель белән эшләү өчен татар эстрадасы артистлары чират тора икән, дигән сүзләр дә ишетелгәли. Зәйнәб апа да алып баручыны тәкъдим иткәндә: «Ниһаять, Марсель безнең белән», – дип, концертын нәкъ менә Марсель ярдәмендә оештыруына сөенүен яшермәде.
Марсель сәхнәдә орчык кебек бөтерелеп йөри, юморы да җиңелчә генә. Халыкны тозсыз мәзәкләр белән кыздырып җибәрү алымын кулланмады. Зәйнәб Фәрхетдинованың аудиториясенә андый юл белән якынаеп булмаганны яхшы аңлыйдыр. Кайбер алып баручылар сәхнәдән кереп китә алмыйча азаплыйлар. Җырчыны көтә-көтә арып бетәсең. Марсель алай итеп тә ялыктырмады.
Концерты барышында Зәйнәб апа күбрәк экспромт сөйләде, дигән тәэсир калды. Алдан ятлап куелган текстлар бик тиз сизелә ул. Хәер, бу концертта, сөйләм күп иде дип, гомумән дә әйтеп булмыйдыр. Сценарий бик уйлап, концерт – концерт булып кала торган итеп төзелгән.
Барлык заманча концертлардагы кебек үк, күп мәгълүматны сәхнәдәге экран аша алдык. Җырлый-җырлый судан кайтучы кечкенә Зәйнәбне дә, аның яшь чакларын да, сөйгәне белән кавышкан, җырчы буларак формалашкан елларын да, мактаулы исем алган мизгелләрен дә – барысын да сыйдырган иде ул видеокадрлар. Җырчы белән бергәләп тәрәзәләре кадакланган туган нигезенә дә кайттык, авыл болыннарында йөгерә-йөгерә, чәчәкләр дә җыйдык.
«Әйе, әнә ул кечкенә Зәйнәб. Әле берничек тә үзгәрмәгән, һаман шул килеш артымнан ияреп йөри, – диде, шул видеолар аша үзе дә балачагына кайтып, Зәйнәб апа. – Алай да, ул Зәйнәб хәзергесеннән бераз аерыла. Беләсезме нәрсә белән? Кечкенә Зәйнәб «р» хәрефен әйтә белми иде. Ул «р» хәрефе аркасында минем күргәннәрем. Үзбәкстанда яшәгәндә, урыс мәктәбендә укыдым. Күрмәгәнне күрсәттеләр анда, кәнишне. Татарлар аз иде, русча белмим. Шул вакытта мине тәрбияләгән җизнәм – мулла кеше: «Син, Зәйнәб, һәрвакыт «бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим» дип әйт. Шуны кабатласаң, бөтен авыр вакытларың үтәр, булдыра алмаган эшләрең дә җиңел эшләнер», – дип, кыюсызлыгымны күреп, догага өйрәткән иде. Шулай бисмилланы әйтеп йөри-йөри, «р» хәрефен таптым бит тәки. 1 классны укып, русчага өйрәнеп, авылга кайтып киттем. Ә җизнәмнең шул вакыттагы төпле сүзләре, яхшы теләкләре гомергә күңелемдә калды. «Иң мөһиме – ниятләрең, гамәлләрең чын күңелдән булсын», – ди торган иде ул. Әле дә шул принцип белән яшим, Аллаһка шөкер».
Җырчыларның концерт программасына яңа җырларны күбрәк кертергә тырышуы, кайчак, уңышсызлыкка бер адым була. Гел яңа җырларын гына башкарып, җырчы күптәнге тамашачысы алдында үз образын җуя башларга мөмкин. Чөнки Зәйнәб Фәрхетдинованы – Зәйнәб Фәрхетдинова, Хәния Фәрхине – Хәния Фәрхи, Салаватны – Салават иткән гомерлек җырлар бар. Тамашачы, билгеле, концертка төп шуларны тыңларга дип килә. Кулны да, уч төпләре кызарганчы, әнә шул сүзләрен яттан белгән таныш җырларга чабасың. Зәйнәб апа бу хакта бик яхшы белә, аның беркайчан да үзенең хит җырларын сандык төбенә салып куйганы булмады. Концертның ике өлешендә дә, яңартылган вариантта булса да, элекке җырлар бик күп яңгырады. Ул мизгелләрдә зал да җырчы белән бер дулкында иде.
Социаль челтәрләрдә Зәйнәб Фәрхетдинованы киенә белмәүдә гаепләүче усал теллеләр еш очрый. Аеруча соңгы еллардагы образларына, прическасына бәйләнүчеләр күп. Ә миңа калса, сәхнә костюмнары белән дә барысы да үз урынында җырчының. Күлмәкләрен бер-бер артлы алыштырып кына торды. Ике тапкыр зәңгәр күлмәк киде, кәләш сыман ап-ак күлмәге белән күбәләкне хәтерләтте. Түбәтәйле образы белән баянга «Хәтфә» татар халык җырын башкарды.
«Бүгенге көндә татар эстрадасының примадоннасы дип кемне саныйсыз?» – дигән сорашу уздырган идек бервакыт сайтыбызда. Танылган шәхесләрнең күбесе Гүзәл Уразованы да, Илсөя Бәдретдинованы да түгел, ә нәкъ менә Зәйнәб Фәрхетдинованы сайлады. Җырчының гадилеген дә, социаль җаваплы булуын да билгеләп үткән иде алар. Концертны караганда шул сорашуны искә төшереп утырдым. Чыннан да, Зәйнәб Фәрхетдинова – шулхәтле гади, ләкин шул ук вакытта ул үзенең ролен, дәрәҗәсен бик яхшы белүче артист. Тамашачы белән бер дулкында булам дип, башбаштаклыклар да майтарып йөргәне юк.
- Илсөя, Зәйнәб, Винера, Гүзәл – татар эстрадасында примадонна исеменә кем лаек?
Концертның махсус кунагы – Илнар Миранов иде. Зәйнәб апаның концертында Зөфәр абый да, улы АкБулат та кунак була алмый бит инде, әйеме? Шуңа да, алай дип игълан ителмәсә дә, Илнарны махсус кунак дип кабул иттек. Зәйнәб апа белән легендар «Әниемә» җырын дуэтта башкарды ул. Үзе генә дә җырлады. Тик Венера Ганиеваның укучысы, инде дүртенче ел атказанган исемен йөртүче Илнар Мирановны залдагы халыкның күбесе беренче тапкыр күрде бугай. Арттагы рәтләрдә «Бу кем әле?», «Кем белән җырлый Зәйнәб?» ише чыш-пышлар ишетелгәләп алды. Алай да, бик җылы кабул иттеләр үзен, алкышларны жәлләмәделәр.
Зөфәр абый улы АкБулат белән бик матур яңа җыр яздырган. Әти кеше белән ул арасындагы ышаныч турында. Шундый җылы итеп башкардылар алар ул җырны, тавышлары да туры килеп тора. Марсель Мәхмүтов әйтмешли: «Зәйнәб Фәрхетдинованың Элвин Грей, Раяз Фасыйхов, Илнар Миранов белән дуэтлары бар. Ә менә Зөфәр абыйның беркем белән дә дуэт җырлаганы юк. «Обидно». Күргәнегезчә, бу гаиләдә ике егетне бик каты тоталар. Ләкин алар дуэт җырлау юлын тапканнар».
Сүз уңаеннан, Булат (АкБулат – аның сәхнә псевдонимы) быел өйләнде, ниһаять, башлы-күзле булды. Кәләше – Зәй ягыннан. Зәй белән Чаллы арасын якынайтып, концертка кәләшнең әнисе (Зәйнәб апа белән Зөфәр абыйның кодагые була инде) һәм әбиләре дә килгән иде. Бер әбисе Зәйнәб апаның бөтен җырларын да яттан белә ахры, дип карап утырдым. Сәхнәгә чәчәкләр дә чыгардылар. «Менә шушылай концертта күрешсәк кенә инде», – дип, күгәрчендәй гөрләп, дөнья мәшәкатьләре белән күрешергә җай чыкмавын әйтеп алды Зәйнәб апа. Зөфәр абый, өлкән кодагыйларны култыклап, урыннарына хәтле озатып ук куйды.
Зөфәр абыйны да халык бик сагынган. Соңгы вакытта, чыннан да, сәхнәгә сагындырып кына чыга шул ул. Күбрәк оештыру моментлары белән шөгыльләнә торгандыр. «Шофер булып кына килгән идем, югыйсә. Зәйнәб сәхнә костюмнарын да «эләктергән» икән, җырладым инде», – дип шаяртты җырчы үзе дә, шуңа ишарәләп.
Ахырга таба Зөфәр абый белән Зәйнәб апаның дуэтларын да көтеп җиткердек. «Янымда син булсаң», «Син миңа кирәк» һәм башкалар. Әлеге парны яратам, күңел баеклады. Җырыгыздагыча, йөрәгегез һәрвакыт бер булып типсен.
Халык та бик канәгать калган сыман тоелды концерттан. Концертлар залыннан аска төшеп җиткәнче шактый озак вакыт үтә. Тамашачыларның үзара сөйләшүләре арасында «Эх, жизнине нигә алып килмәдең инде, апай. Мондый концертны баш та күтәрми карар иде» дигән үкенечләр дә, «Җитеп бетмәде, тагын да карар идем», «Ярый килгәнбез әле» дип хисләре белән уртаклашулар да ишетелде.
Ә Билаловлар гаиләсе, ягъни Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов һәм АкБулат, тамашачы гардеробка төшеп җиткәнче үк фотосессиягә чыгып баскан иде инде. Әле мин кайтып киткәндә дә артистларның рәхмәтле тамашачы белән җылы аралашуларыннан фойе гөр килеп калды.